Китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс (6+)

17 нче санлы китапханәдә китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс узды. 

миниатюра
IMG-20220315-WA0021
IMG-20220315-WA0014

Очрашу башында балалар китап укуның файдасы, әдәбиятны куллану кагыйдәләре турында әңгәмәне тыңлады. Китапханәче яшь китап сөючеләргә китаплар һәм дәреслекләрнең мәктәп укучыларының даими юлдашлары булуы, шунлыктан аларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында искә төшерде, балалар китап кыстыргычының килеп чыгу тарихы турында мавыктыргыч тарихны тыңлады. Алып баручы белән бергә карандаш формасында китап кыстыргычы әзерләнде. Эш барышында укучылар иҗади сәләтләрен, фантазияләрен эшкә җикте. Китап кыстыргычлары үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты. Балалар бик теләп «Сүзне дәвам ит», «Танып бел», «Мине аңла», «Әкият иле» бәйгеләрендә катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: